,
search took 0.001 sec. Search results
- Ул үзенең атаклы шигъри декларациясен нәкъ менә 1912 елда язды: Бер адым алга басам да, әйләнәм мин артыма, Кайда басканнар икән, дип, Күз саламын халкыма, — диде, иҗтының һәр адымын халык хәрәкәте, халык ихтыяҗлары белән тиңләп алып барды, үзенең «йолдызын, бәхтен табудан зур өметен өзмәде». Хатип Госман . УЛ ҺАМАН ДА БЕЗНЕҢ ЗАМАН ШАГЫЙРЕ
- Хәзер без шагыйрьнең бу елларда язылган кайсы гына әсәрен алып укысак та, халык белән, хезмәт ияләренең бер вәкиле яки прогрессив интеллигент — гуманист белән очрашабыз. Хатип Госман . УЛ ҺАМАН ДА БЕЗНЕҢ ЗАМАН ШАГЫЙРЕ
- Аның аша безнең алда буржуаз җәмгыять изгән, талаган кеше һәм аның җан өзгеч кайгы-хәсрәтләре, газаплары ачыла, я аның эксплуататорларга нәфрәте дөрли. Хатип Госман . УЛ ҺАМАН ДА БЕЗНЕҢ ЗАМАН ШАГЫЙРЕ
- Яки без шул заман алдынгы интеллигенты, алдынгы эшлек-лесе, көрәшчесе — фикер иясе белән очрашабыз, аның шигъри монологын ишетәбез. Хатип Госман . УЛ ҺАМАН ДА БЕЗНЕҢ ЗАМАН ШАГЫЙРЕ
- Бу монолог безнең күңелләргә я аның моңлы җыры булып, саф сөю-мәхәббәт хисләрен сирпелдереп, ләззәт би-реп үтә. Хатип Госман . УЛ ҺАМАН ДА БЕЗНЕҢ ЗАМАН ШАГЫЙРЕ
- Ләкин аның шигъри монологы безнең күңелгә дә ут кабыза. Хатип Госман . УЛ ҺАМАН ДА БЕЗНЕҢ ЗАМАН ШАГЫЙРЕ
- Ул чактагы Мәҗит гафуриның ап-ачык күзгә ташланып торган бер сыйфаты — Тукайдагы шикелле үк, иҗтимагый явызлык белән халык арасын бүлеп торган чикне бер генә мизгелгә дә күздән ычкындырмау. Хатип Госман . УЛ ҺАМАН ДА БЕЗНЕҢ ЗАМАН ШАГЫЙРЕ
- Бу чик буенда аның бөтен рухы барлык чаралары белән тулы коралланган хәлдә уяу сакчылык итә. Хатип Госман . УЛ ҺАМАН ДА БЕЗНЕҢ ЗАМАН ШАГЫЙРЕ
- әмма күңеле-нең, дөньяга карашының тирән нигезендә яткан халыкчанлык — аның кодрәтле бу иманы, тик кенә калмый, кузгала, баш күтәрә. Хатип Госман . УЛ ҺАМАН ДА БЕЗНЕҢ ЗАМАН ШАГЫЙРЕ
- Аңарда эшчеләр сыйныфының азатлык хәрәкәтендәге җитәкчелек ролен аңлау башлана, фикер-зиһен, хис-тойгы дөньясын фәнни тәгълимат — ленинизм тәгълиматы яктырта башлавы сизелә. Хатип Госман . УЛ ҺАМАН ДА БЕЗНЕҢ ЗАМАН ШАГЫЙРЕ